Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкле артистлары Тауасты Байлар авылында спектакль күрсәттеләр

Билет сатудан кергән акча гуманитар ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк


Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Әтрәкле мәдәният йорты каршында оешкан "Таң" театр коллективы М. Шамхаловның "Кайнана" комедиясе белән районыбыз авыллары буенча гастрольләрен дәвам итә.
Бу юлы алар Тауасты Байлар авылында сәхнә тоттылар.

Әлфисә Гәрәйханова, Әтрәкле авылы мәдәният йорты директоры:

 - Без бу спектакльгә билетларны мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм итүебезне дәвам итү максатында саттык. Кергән акча шул максатка юнәлтеләчәк.

Спектакльне карарга килгән тамашачыларга, кунакчыл, мөлаем йөзле мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләргә, гуманитар ярдәмгә кушылучы Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәевага  һәм депутат Ильяс  Гәрәевка рәхмәтлебез.  


Сүз уңаеннан, Тауасты Байлар авылы "Нур" халык театры (җитәкчесе - Мөслимә Гайниева) үзләре сәхнәләштергән Аманулланың "Итәкле кияү" спектакле белән Минзәләдә уңышлы чыгыш ясаган иде.
Аю авылы мәдәният йорты каршындагы "Тамаша" театраль коллективы да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия спектакле күрсәтте.

 

Фотография ТР Минзәлә районы Әтрәкле авылы мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев