Әтрәкле җирлеге мәдәният хезмәткәрләре өч телдә җырлар башкардылар
Кызыклы программалы чыгышлардан тамашачы күтәренке күңел белән таралышты
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
14 июль көнне Әтрәкле җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең М.Җәлил паркында «Безнең ишегалдында» , дип исемләнгән бик матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
— Әтрәкле җирлеге үзенең күпмилләтле халкы, катнаш никахлары белән аерылып тора. Гаилә, тугрылык, мәхәббәт темасына нигезләнеп әзерләнгән әлеге чарада татар, мари, рус телләрендә җырлар яңгырады, төрле милләт биюләре биелде, нәфис сүз яңгырады, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.
Чараның икенче өлеше «Җырлыйк әле», дип аталып, тамашачы арасыннан талантларны эзләү, билгеләү максаты белән үткәрелде. Көйләрне тыңлап, җырларның дөрес итеп исемен атауда Гөлназ Мирзасалихова, Рания Гильфанова, Нурия апаларга(81 яшь) тиңнәр булмады. Һәр дөрес җавап призлар(бөтнек букетлары)белән бәяләнеп барды.
Фотолар Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев