Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Әтрәкледә икенче музей ачарга җыеналар

Анда туган як музее күптән эшли инде.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Икенчесенә ретро автомото техника куелачак.

Радик Фәттахов менә шундый алымнар белән туган авылына икенче сулыш өрмәкче була.

Биредә мәктәп булмавы бөтен эшкә аяк чала. Юкса бу төбәктә иң зур җитештерүче хуҗалык бу авылда, ә ике урта мәктәп күрше авылларда. Авыл балалары шулай кечкенәдән туган нигездән аерыла башлый.

Терлекчелектә бик уңышлы эшли Радик Фәттахов җитәкләгән хуҗалык. Берничә ел буе башка җирләрдән өйрәнеп, әмма үзенчә яңа технологияләр кулланырлык комплекс төзеп куйды. Җитештерүне киңәйтү, анда эшләү өчен кадрлар туплау бара хәзер.

Реклама

Башка җирләрдән күчеп килергә теләүчеләргә бөтен уңайлыклары булган йортлар да әзерләп куйганнар.

Сигезенче сентябрьдә әлеге терлекчелек комплексын ачу тантаналары була.

Бу көнне биредә инде традициягә әйләнгән зур ярминкә дә үтәчәк.

«Авылның йөзек кашы анда яшәүче кешеләр. Без аларны эшле генә түгел, көнкүрешләре җиңел булсын өчен тырышабыз. Комплекста эш ике сменада булачак.

Якшәмбе- тулы ял көне, һәркем өчен. Ял көннәрен ааылда гына түгел, якындагы шәһәрләргә барып ял итәргә мөмкин.», — дип сөйләде «Минзәлә- информ» га «Заиковский» хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев