АУЕ* тыелды
Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, үз-үзләрен «АУЕ*» хәрәкәте тарафарлары дип санаучы затларның гамәлләре җаваплылыкка тартыла.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»)
Россия Федерациясе Югары суды АУЕ* «Арестантское уголовное единство» («арестант җинаять берләшмәсе») халыкара иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик оешма дип таныды һәм Россия Федерациясе территориясендә аның эшчәнлеген тыйды.
Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев "Минзәлә-информ" га әлеге хәрәкәтнең үзе белән нәрсәне чагылдыруы һәм аның куркынычы нидән гыйбарәт булуы турында сөйләде:
- Әлеге хәрәкәт криминаль идеологиягә нигезләнә, бу гражданнар өчен иҗтимагый куркыныч тудыра, балигъ булмаганнарга деструктив, тискәре йогынты ясый. Тикшеренүләр нигезендә, әлеге хәрәкәт сафларына «блатная романтика» пропагандалау тәэсирендә яшьләр һәм балигъ булмаган балалар җәлеп ителгән.
Район башлыгы ярдәмчесе бу хәрәкәттә катнашкан өчен каралган санкцияләргә дә аерым тукталды.
Әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының . 20.3 статьясы нигезендә экстремистлык оешмасы символикасын демонстрацияләү гражданнарга бер меңнән ике мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Җинаять җаваплылыгына тартылырлык гамәлләр кылган очракта, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 282.1 маддәсе (“Экстремистик җәмгыять оештыру”) нигезендә, җинаять субъектлары 800 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәзага тартыла, яки 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев