Авариядә үлүчеләрнең Бакчасарай авылына кайтулары булган
М7 трассасында булган авария уңаеннан район юл хәрәкәте иминлеге комиссисенең чираттан тыш утырышы булды.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Авария хакында без язган идек инде. Тикшерү эшләре бара. Версияләрнең берсе, җиңел машина туктаган яисә тизлеген киметкән Газель автомобиленә килеп бәрелгән. Автомобиль йөртүче дә, пассажир да медиклар килгәнче үләләр. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов авария сәбәпләрен ачыклау буенча кыскача анализ ясады. Бу авариягә юлдагы төзелеш эшләренең тәэсире юклыгы хакында фикер әйтелде. Шул ук вакытта алдагы утырышларда юлда хәрәкәт иминлеген көчәйтү буенча подрядчикларга карата әйтелгән претензияләрнең үтәлмәгән пунктлары калуы да искәртелде.
Тормыш итү өчен яшәгән кешеләрнең көтмәгәндә үлүләре туганнары өчен олы кайгы. Сәбәпләре ни генә булса да, кайгының рамкалары юк.Шуңа без дә кайгы уртаклашучылар сафына кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев