Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Август” компаниясе “Минзәлә” ОСП бүлекчәсе мобилизацияләнүчеләрнең балаларына Яңа ел бүләкләре таратты

Күчтәнәчләр берничә җирлектә тапшырылды

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

“Август” компаниясе “Минзәлә” ОСП бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Исламов өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнарның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре өләште. Әлеге бүләкләр агрофирма инвестор буларак эшләүче Аю, Яңа Мәлкән, Иске Маҗын, Юртау, Воровский исемендәге авыл җирлекләрендә таратылды.

Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:

- Җирлегебезгә терәк булган инвесторга һәрвакыт ярдәм итеп торганы өчен рәхмәт. Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган авылдашларыбызның гаиләләре дә әлеге бүләкләрдән бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев