Реклама
Көн темасы
Автойөреш Фионовка, Коноваловка, Тупач, Канонерка авылларында үткән Җиңү бәйрәмен берләштерде
Коноваловка авылы җирлегендә Җиңү бәйрәмен үткәрүгә төпле әзерләнделәр.
Илдус Шаһиев, Минзәлә - информ
Җиңү бәйрәмен авылларда бердәмлек һәм күтәренке шартларда үткәрүгә ирешү өчен автойөреш уйлап табылды.
Беренче елларда мото, квадроцикллар, автомобильләр саны дистәдән артмаса, быел кырыкка якынлашты. Автобильләрдә кешеләр күп, билгеле. Әмма аның төп идеологик көче- авылларда яртышар сәгатьлек концерт күрсәткән, мәдәният йорты хезмәткәрләре, сигез кешелек хор (аның составында төрле һөнәр ияләре җырлый, шул исәптән авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова да),мәктәп укытучылары, укучыларыннан торган агитбригада. Алар башкаруында патриотик җырлар, биюләр чын күңелдән башкарылып, рухны нык күтәрә.
Һәр авылда яшәүчеләр быел да әлеге агитбригада көтеп алдылар, кушылып җырладылар, күңелләренә бәйрәм күтәренкелеге өстәделәр.
Менә шулай коллектив көч белән Николай Секунов тәкъдиме тора- бара зур проектка әйләнде.
Тәрбияви проекттагы аерым кешеләрнең роле хакында атап тормыйбыз, видеолар тәкъдим итәбез. Һәр авылныкын аерым.
Карагыз, фикерләрегезне языгыз!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев