Автомобиль «Шулай булды шул» спектакленә эмоция өсти
Минзәлә театры куйган спектакльдә автомобильне сәхнәгә чыгару — «Ока»ны декорация- реквизит стадиясен узып, артистка әйләндерде, бугай!
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Сүз дә юк, режиссер сәхнә бизәүдә стандарт булмаган элементлар кертеп спектакльнең эмоциональ көчен нык арттыра.
Төп рольгә Илдар Халиковны кертү шулай ук уңышлы килеп чыккан. Чөнки ул театрдагы яшь буынның иң күренекле өч вәкиленең берсе. Аның тавышы матур, дикциясе камил, кыяфәте дә, гәүдәсе дә сокланырлык.
Әсәрләрен укыган, үзе белән таныш булган кешеләр белә- Туфан Миңнуллинның теле, фикер сөреше шул кадәр күркәм ки, аның күп җөмләләре афоризмга тиң.
Спектакльдә уйнаган артистлар үз диалогларында менә шул үзенчәлекне тәмләп тамашачыга җиткерә алды.
Социаль челтәрләрдә озын текстны укымыйлар, шуңа әлегә спектакльнең өч өстенлеге хакында гына язам.
Спектакльдәге һәр артистның уены хакындагы фикерләремне район газетасындагы язмамда уртаклашырмын дип уйлыйм. Ә биредә кемнәр уйнаганын язам: Хафизулла Хамматуллин, Рәзилә Муллина, Чулпан һәм Ринат Бәдретдинов, Динара Акматова, Эльвира Хәйретдинова, Илназ Хисмәтуллин, Диләрә Зиннурова, Нәфис Гайфуллин, Фоат Зарипов. Аларның дәрәҗәләрен газета битләрендә күрсәтербез.
Миңа калса, режиссер, авторның ничек язуына карамастан, хәзрәт ролен спектакльдән төшереп калдырырга тиеш. Дин, дин әһелләреннән көлү килеп чыга. Һәр хезмәт күрсәтүнең үз ставкасы бар. Кысмыр Нургали акчаны бер тапкыр бирсен, яисә ул өлешне бөтенләй төшереп калдырырга. Бу фикер- минем цензура, башкалар, дин әһелләре ни дияр!?
Фотоларның сыйфаты өчен алдан ук гафу үтенәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев