Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы техникумында вакансияләр ярминкәсе эчтәлекле үтте

Авыл хуҗалыгы техникумында Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе кысаларында үткән акциягә эш эзләп килүчеләр булмады.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хәер, авыл хуҗалыгы техникумында студентларга эш урыннары тәкъдим итү бик урынлы чыкты. Залда чыгарылыш курслары да, армиягә барырга әзерләнгән призывниклар да, җәйге ялда эшләргә теләүче түбәнрәк курс студентлары да бар иде.
Шуңа, читтән килүчеләр күп булмаса да, әлеге очрашуны ачык ишекләр көне дип тә атарга була. Чөнки техникум директоры урынбасары Гөлсинә Ражапова үз чыгышында дүртенче курслар өчен зур яңалык әйтте. Май аенда чыгарылыш төркемнәрендә бушлай өстәмә эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча курслар үткәреләчәк, таныклама тапшырылачак.
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Ләлә Сагирова һәм үзәк белгечләре үткәргән вакансияләр ярминкәсендә беренче булып Минзәлә хәрби комиссариаты вәкиле Зөхрә Дюгаева чыгыш ясады. Ул студентларга контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләргә кагылышлы социаль өстенлекләр хакында сөйләде. Хәрби хезмәттә төрле белгечлекләр барлыгын әйтте. Хәрби училещеларга укырга керергә чакырды.
Соңыннан үзәк белгечләре студентларны районда булган 75 вакансия белән таныштырды. Анда табиблар да, тәрбиячеләр, техник персонал да бар.Исемлек белән Үзәкнең телефоннары аша белешергә була: 32380, 31381.
Исегезгә төшерәбез, Минзәләдә рәсми теркәлгән эшсезләр саны фәкать 18 кеше. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев