Авылдашлары солдатка ярдәм күрсәтте
Коноваловка авылы кешеләре мобилизацияләнгән ааылдашларына ярдәмне төрле формада күрсәтәләр.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хәрби операциядә катнашучыларга авылдан бәйләнгән оеклар, чәкчәк башка кирәк- ярак барса, солдатлардан хәбәрләр килеп тора. Аллага шөкер, бар да исән- саулар.
Хәрби инвентарь кирәклеге хакында сүз чыккач, авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова мөрәҗәгать белән чыкты. Тиз арада суммасы да җыелды, сатып алынгач, ышанычлы канал белән сораган кешесенә барып ирешәчәк.
Солдат әнисе:
- Хәзер күп кешенең артык акчасы юк. Менә бу ярдәм авылдашларымның бик мөһим вакыйгалар каршында, бердәм булырга әзерлекләрен күрсәтте. Бу инвентарьның матурлык өчен түгел, илне, безне дошманнан саклаганда бик кирәк икәнен аңлаганнары өчен авылдашларыма зур рәхмәт.
Дөньябыз тынычлансын, гаиләләребезне кайгылар урап узсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев