Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аю авыл җирлегендә уңай якка үзгәрешләр күп, проблемалар да җитәрлек

Инвестор килү Аю авыл җирлегендәге уңай үзгәрешләрне күзгә күренерлек арттырды.

Илдус ШАҺИЕВ, Минзәлә-информ
Иң мөһиме – Аю авылының генераль планы әзер булды. Нинди зур эш икәнен аңлау өчен бер генә сан – проект эшләтү бер миллион ике йөз меңгә төшкән. Хөкүмәт биргән тракторга тагылма кораллар алырга булышу да техниканы нык мобильләштерде. Кышын урамнарны кардан чистартса, җәен юл кырыйларын чүптән арындырып торачак. Күтәртмә җиһазы да бар. Җыенда чыгыш ясаган генераль директор урынбасары Айдар Латыйпов сүзләреннән күренгәнчә, алга таба да мондый эшләр туктатылмаячак. Чөнки терлекчелек комплексы сафка тапшырылгач, эшләүчеләр өчен торак йортлар да төзисе була.
Иң мөһиме, техникада эшләү өчен, техниканы, авыл инфраструктурасын карап тору өчен команда тупланган. Авылның волонтерлары – Расих Газизов, Сергей Тутулин (үз техникасы белән туган авылы Степановкада тәртиптә тота), Радик Шәрифуллин Заһит Латыйповларга рәхмәт әйтә-әйтә, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды авыл җирлеге башлыгы Айдар Галимов.
Аюдагы тагын бер зур яңалык хакында газета битләрендә тәфсилләп язачакбыз.
Биредә Аю авылындагы урамнарны асфальтлау, Дружбадагы су үткәргечнең әзер өлешен, ниһаять (андагы проблема берничә елга сузылган иде), куллануга тапшыру, Степановка фермер җирләрен киңәйтеп җитештерүне җайга салу проблема булып кала бирә.
Финанслау системасы үзгәрү сәбәпле, Дружбадагы фермерның, программага кереп тә, акча ала алмавы эмоциональ стресс тудыра. Зур өметләр баглап акчасыз калган фермерлар районда икәү.
Җыенда район эчке эшләр бүлегенең участковой уполномоченные һәм урман хуҗалыгы җитәкчелеге дә үз темалары буенча нотык тоттылар.
Җыенда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев залда утыручыларга республиканың социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев