Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аюда узган семинарда терлекчелек продукциясе җитештерүне арттырырга дигән бурыч куелды

Районыбызда терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, мөгезле эре терлекләрне тоту мәсьәләсе буенча семинар үтте."Органик групп-Минзәлә" ҖЧҖ "Якты юл" хуҗалыгында узган гамәли семинар районда авыл хуҗалыгын, аерым алганда терлекчелекнең экономикасын күтәрүгә юнәлтелгән иде. Әлеге семинарда хуҗалык җитәкчеләре, мал табиблары, зоотехниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр катнашкан бу чараны район башлыгы Айдар...

Районыбызда терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, мөгезле эре терлекләрне тоту мәсьәләсе буенча семинар үтте."Органик групп-Минзәлә" ҖЧҖ "Якты юл" хуҗалыгында узган гамәли семинар районда авыл хуҗалыгын, аерым алганда терлекчелекнең экономикасын күтәрүгә юнәлтелгән иде.
Әлеге семинарда хуҗалык җитәкчеләре, мал табиблары, зоотехниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр катнашкан бу чараны район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов алып барды.
Юрий Исламов фикеренчә, бозаулату бүлекләрендә эшне тиешле тәртиптә оештыру, яңа туган бозауларга читлекләр ясап, аларны бер көн дәвамында киптерү, ясалма орлыкландыру, ашату, контроль үлчәү, сыерларны ташлату, иң күп сөт бирүчән сыерлардан алынган бозауларның икенче колагына аерым бирка тагып, аерым тәрбияләүне тормышка ашыра башларга вакыт. Бозауларны киптерү дигәннән Аю товарлыклы сөтчелек фермасында элеккеге "Вамин" чорында төзелгән салкын метод белән тәрбияләү торагын реконструкцияләгәннәр. Биредә хәзер торак индивидуль читлекләргә бүленгән, һәр читлектә бозауларга кереп ятар өчен урын-түшәк ясалган. Бу торакның бер өлешендә яңа туганнан алып өч айга чаклы-80 баш, икенче өлешендә өч айдан алты айга чаклы 90 баш бозау тәрбияләнәчәк. Бу торакта бозау караучыга уңайлы эш шартлары тудырылган.
Айдар Салахов рационны карап һәр төр малга аерым төзергә, һәр этапта көнлек үсешне булдыру зарури, айга ике мәртәбә контроль үлчәү уздырырга кирәклегенә басым ясады.
Район башлыгы Айдар Салахов гамәли семинарны йомгаклап "Хуҗалыклардагы фермаларда тыныч кына, элекке ысуллар белән эш башкарам дип утыру ярамый. Семинарлардан үз юнәлешеңне табуда даими эзләнү, өйрәнү, кая барсагызда андагы яңалыкларны үзегездә кулланып, яңалыкларга омтылу теләге белән кайтырга кирәк. Бер баш сыердан бер бозау алу, бозауларның көнгә 700 грамм үсешенә ирешү - алдагы елда район терлекчеләре алдында торган төп бурыч булачак" дип нәтиҗә ясады.
Яңа туган бозауларга 7 көн угыз эчертү мәҗбүри. Угыз бозауларга иммунитет базасын арттыру өчен бик кирәк. Угыз шулай ук бозауларны файдалы матдәләр, энергия белән тәэмин итү һәм тукымалар, тән үсеше өчен дә кирәкле. Яшь бозауның көнлек үсешенең яртысын су алып тора, шуңа күрә бозау тугачта аларга 3-4 көннән соң кайнаган су эчертү зарури.
Илфар Халиков:
-Аю фермасының элеккеге торагын үзебезнең егетләр белән реконструкцияләдек, торакны җылыттык, хәзер биредә үтәли җил юк, тәрәзәләр, ишекләр куйдык, эчке эшләрне башкардык. Хәзерге көндә бу фермада һәр сыердан 10 килограмм сөт савып алабыз. Тиздән Мәлкән сөт комплексында да бер торакны бозаулар өчен реконструкцияли башлыйбыз. Киләчәктә терлекчелек продукциясен җитештерүне тагын да арттырырга уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев