Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аюдан “Ак калфак” ансамбле республика конкурсында катнашты

Ансамбль үз эшчәнлеген 2006 елдан бирле алып бара.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Аю авылы мәдәният йортының "Ак калфак" фольклор ансамбле "Җырлыйм синең хакта" республика җыр фестивалендә катнашып, сертификат белән бүләкләнде.

- Әлеге конкурс Яр Чаллы шәһәренең “Эврика” мәдәният үзәге тарафыннан үткәрелде, - дип хәбәр итә Аю мәдәният йорты һәм ансамбль җитәкчесе Роза Гыйлфанова. – Конкурска җибәрелгән видеоны “Туган авылыма” җырын башкарып җәй көне төшергән идек.

Баянда - Илдар Хантимеров, җырчылар - Зөлфидә Набиуллина, Гөлнара Әхмәтшина, Рәфидә Файзуллина, Хәдия Рахматуллина, Зөләйха Бәйрамова, Дифинә Кантонова, Роза Гильфанова.

Аю клубының нәтиҗәләре моның белән генән чикләнми: 2019-2020 елда “Чатыртауда җыен” халыкара фестивальдә катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр, 2020 елда “Балкыш” (“Сияние”) фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар, Илдар Хантимеров “Уйнагыз, гармуннар” онлайн-фестивалендә катнашып, дипломга лаек булды.

Хәзерге көндә ансамбльнең нәфис сүз осталары Гөлнара Әхмәтшина, Зөлфидә Нәбиуллина, Гамилә Сәгъдәтуллина “Татар сүзе” республика конкурсында катнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X