Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Азат Хамаев район тормышы белән танышты

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев кичә көне буе Минзәлә районында булды.

Ул район башлыгы Айдар Салахов белән “Калморза” хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Хуҗалыкның идарә җитәкчесе Алмаз Шәрипов үзләрендә барган терлекчелектәге перспектив планнары белән таныштырды. Бүген сигез тонна савучы хуҗалык, 100 баш тана кайтып беткәч (беренче партиясе хуҗалыкта, тиздән бозаулый башлаячаклар, икенче партияне – тагын 50 баш, августта сатып алачаклар) көзгә 12 тонна сөт сава башлаячак.

Азат Хамаев бозаулар торагы булачак һәм яңа ашлык саклагыч склад төзелешләре мәйданчыгында булды, язгы чәчү эшләренең ничек оештырылуын үз күзләре белән күрде.

Азат Хамаев районда язгы чәчү эшләренең торышы белән танышкач, үзәк хастаханә, интернат-мәктәп коллективлары белән аралашты. Аларга медицина маскалары бүләк итте.

Шәһәрдә баручы төзелеш объектларындагы эш барышын үз күзләре белән күрде. Килеп туган проблемаларны чишүне үз контроленә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев