Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әзһәр Шакиров турындагы «Җылак» фильмы Минзәлә тамашачысына күрсәтелде

Нәфис фильмда Әзһәр Шакировның әтисе ролен Минзәлә театрының өлкән буын артисты – Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов башкара. Эпизодик рольләрдә театрның башка артистлары да уйный.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")

Фильм күрсәтү район мәдәният сараенда оештырылган иде. Фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев әйтүенчә, бүген фильм тамашачы хозурына 6нчы тапкыр тәкъдим ителде. Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турындагы бер сәгатьтән артык дәвамлылыкта барган "Җылак" фильмын тамашачы тын да алмый карады. Соңыннан режиссер Алмаз Нургалиев фильмның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Фильм төшерүдә зур көчләрен куйган Минзәлә театры артистларына һәм директорларына, эпизодларда төшкән башка минзәләлеләргә рәхмәтен җиткерде. Алар да үзләре төшкән фильмны зур кызыксыну һәм горурлык хисе белән карады.

Шулай ук фильмда АТП ның ретро автобусын, Җәмәк авылының иске клубларын да күрергә була.

Нәфис фильмда Әзһәр Шакировның әтисе ролен Минзәлә театрының өлкән буын артисты – Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов башкара һәм әйтергә кирәк, әлеге роль иң уңышлы рольләрнең берсе була. Әзһәр абый үзе, аның туганнары һәм хәтта авылдашлары да Әхнәф абыйда әтисе чалымнары, күпмедер охшашлык булуын әйтәләр. Якташ артистыбыз, сәхнәгә чыгып, фильмда төшүдән алган тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты.

 

Фильмны караган тамашчылар режиссерга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге фильм турында Әхнәф Исрафилов белән булган әңгәмәне "Минзәлә" газетасының алдагы саннарыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев