Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм чаралары куркынычсыз шартларда үтсен өчен

Татарстанда 19 декабрь- 8 гыйнвар көннәрендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Татарстанның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү , булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Онлайн-форматта үткән республика утырышында министрлыкларның отчетлары тыңланды, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ведомство вәкилләре катнашты.

Каралган сораулар Яңа ел көннәрендә генә түгел, гомумән куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланган иде. Яңа ел көннәрендә төрле чаралар үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдаләрен үтәргә кирәклеген һәркем белә. Махсус режим вакытында аларны сакламаган өчен штраф суммалары бик зур: аерым кешеләргә егерме мең, вазифаи затларга алтмыш мең сум, юридик затларга сигез йөз мең сумга чаклы. Кешеләр катнашында бәйрәм үткәрәсең икән, бик сак булырга кирәк. Россия күләмендә трагик очраклар хакында ишетеп торабыз.

Газ җиһазлары, аеруча газ баллоннарыннан саксыз куллану аркасында илдә күпме шартлау булды. Комиссия утырышында әлеге мәсьәлә дә карады.

Район утырышында Марат Кәримов бездә дә кеше гомере өзелерлек гадәттән тыш хәлләр булмасын өчен Татрстан хөкүмәте карарында әйтелгән барлык таләпләрне берсүзсез үтәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев