Бәйрәм ялларында район үзәк хастаханәсе поликлиникасының эш көннәре
Кеше өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Шуңа күрә Яңа ел бәйрәмнәрендә дә үз сәламәтләгең хакында онытмаска кирәк.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиника 2023 елның 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә эшләячәк. Башка көннәрдә – ял. 9 гыйнвардан исә гадәти режимда эшли.
Бәйрәм көннәрендә табиблар күбрәк саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга, экстремаль спор төрләре белән шөгыльләнмәскә, үз-үзеңә һәм балаларга карата сак карашта торырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев