Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бала алу җиңелме: опека һәм попечительлек органыны белгече белән әңгәмә

Соңгы елларда районыбызда баланы уллыкка яисә опекага алырга теләүчеләр арта бара. Бу турыда уйланган, әмма ныклы карар кабул итә алмаганнар өчен махсус учреждение - опека һәм попечительлек органы эшли. Уллыкка яисә опекага алу мәсьәләләрендә кемгә һәм ничек ярдәм итеп була? Шушы һәм башка сорауларга Минзәлә муниципаль районында балигъ булмаганнарга карата...

- Наталья Геннадьевна, уллыкка алу һәм опека арасында нинди аерма бар һәм ул нәрсәдә?

- Уллыкка алу - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру өчен өстенлекле формалардан санала. Хокукый яктан караганда уллыкка алу баланың үзе белән ата-анасы арасында булган мөнәсәбәткә охшаш мөнәсәбәтләр булдыру дигән сүз. Закон уллыкка алынган баланы уллыкка алучының үз баласына тиңли. Уллыкка алучылар бу балага исем, фамилия, атасының исемен, туган вакытын һәм урынын билгели ала. Гаиләгә бала алган очракта аны тәрбияләү өчен дәүләт ай саен акча түли.

- Соңгы елларда уллыкка алучылар арасында еш кына укытучылар булуы дөресме?

- Уллыкка алу өчен аерым бер һөнәр иясе булу мәҗбүри түгел. Гаиләгә тәрбиягә бала алган очракта, тәрбия өчен 2500 сум акча түләнә, ә бала алган кешенең педагогик яисә медицина белеме дә булса, 2305 сум акча өстәлә. Бүгенге көндә райондагы 35 бала алган гаиләдә 18 кеше бу өстәмә акчаларны ала.

- Сөйләүләренә караганда, гаиләгә бала алу өчен 18 белешмә әзерләргә кирәк. Җитмәсә, берсен көткәнче, икенчесе гамәлдән чыгарга өлгерә. Бу чыннан да шулаймы?

- Уллыкка бала алырга теләүче затлар яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органына уллыкка алу мөмкинлеге турында белешмә бирүне үтенеп гариза язганда, түбәндәге документлар тапшыралар: кыскача биография; эш урыныннан вазифа һәм хезмәт хакы күрсәтелгән белешмә яисә керемнәр турында декларациянең күчермәсе; финанс лицевой счет күчермәсе һәм тору урыны буенча йорт кенәгәсеннән күчермә яисә торак йортка хосусыйлыкка хокукны раслаучы документ; уллыкка бала алырга теләүченең сәламәтлеге турында медицина белешмәсе; никахлашу турында таныклыкның күчермәсе; гражданнарның тормышына яки сәламәтлегенә каршы белә торып җинаять кылган өчен җәзага тартылмау турында эчке эшләрнең опека органнарыннан белешмә; торак бинаның санитар һәм техник кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүе хакында тиешле вәкаләтле органнардан алынган белешмә; гаиләгә бала алырга теләгән гражданның әзерлек узуы турында документ.

Документлар бирелгәннән соң бер ел дәвамында, ә сәламәтлек турында медицина белешмәсе өч ай дәвамында гамәлдә. Барлык документлар әзер булган очракта, 15 көн эчендә опека һәм попечительлек органы бу вазифага туры килү-килмәү турында нәтиҗә ясый. Нәтиҗә уңай булган очракта уллыкка алучылар анкета тутыра. Анкетада аның җенесе, яше, тышкы кыяфәте: күзенең, чәченең төсе һ. б.лар күрсәтелә. Мәсәлән, мил-ләте, баланы кая алып китәргә җыена - РФ субъекты.

Опекун булырга теләүчеләр дә шушы ук документлар тапшырырга тиеш.

- Сез уллыкка бала алган гаиләне күзәтеп торасыз. Мондый күзәтү күпме вакыт дәвам итә?

- Үз территориясендә уллыкка бала алынган опека һәм попечительлек органы суд карары кабул ителгәч, җиде көн эчендә уллыкка алынган баланың яшәү һәм тәрбияләү шартларын контрольгә алуны оештыру өчен уллыкка алынган бала белән аны уллыкка алган гаиләнең яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органына тиешле мәгълүмат җиткерергә тиеш. Күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырганда уллыкка алу сере сакланырга тиеш. Уллыкка алынган баланың тәрбияләү һәм яшәү шартларын контроль рәвештә тикшерүне опека һәм попечительлек органы белгече уллыкка алуның беренче өч елы дәвамында ел саен уздырырга тиеш.

- Гаиләгә бала алган ата-аналар адаптация чорында нинди проблемалар белән йөзгә-йөз очраша?

- Ата-аналар туганнары ягыннан аңла-шылмаучанлык тоярга, уллыкка алу сере, генетик авырулар ачылу кебек проблемалар белән очрашырга мөмкин. Баланы уллыкка алырга карар кабул итү этабында ата-ана бу проблемаларны хәл итәргә әзер булырга тиеш.

- 2012-2013 еллар эчендә район буенча ничә бала уллыкка алынды?

- 2012 нче елда дүрт бала тәрбиягә алынды. Быел исә гаиләгә бала алырга әзер булган гаиләләр юк әле.

- Уллыкка алынган балаларны кире кайтару очраклары булдымы?

- Минем эшләгән дәвердә андый хәлләр күзәтелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев