Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бала туу турындагы таныклыкны быел иң беренче “Татмедиа” АҖ журналисты Илсөяр Хәертдинова алды

ТАССРның 100 еллык юбилей елында Минзәлә районында беренче нәни – кыз бала туды.

(Минзәлә, 11 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). ТАССРның 100 еллык юбилей елында “Татмедиа” АҖ журналисты – “Минзәлә-информ” филиалы хезмәткәре Илсөяр Хәертдинова һәм аның тормыш иптәше ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Ренат Шәйхетдиновка тантаналы шартларда кызлары Лейланың туу таныклыгын тапшырдылар.

“Бала туу – ул могҗиза. Сезнең көтеп алынган нәниегезнең акыллы, бәхетле, матур бала булып үсүен, сезне һәрчак сөендерүен, гаиләгездә бәхет тантана итүен телим”, диде таныклык тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, гаиләне район башлыгы исеменнән котлады.

“Бала тугач, ата-ананың тормышы шатлык һәм гаҗәеп ачышлар белән тулылана. Без баланың елмаюыннан һәм беренче адымыннан башлап аның һәрбер уңышына, тормышындагы мөһим вакыйгаларына карап сөенәбез. Сезнең бурыч – кызыгызны илебезнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләп үстерү. Нәниегез бәхетле, сау-сәламәт булып, сезнең ныклы, парлы канатлар ышыгында үссен”, диде  районның ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова яшь әни белән әтине нәниләре белән котлап һәм аларга истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев