Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар өчен дарулар

Ни кызганыч, гражданнар бөтенләй хәбәрдар булмаган бик күп законнар бар. Аяныч хәл, ә бит юридик яктан грамоталы булу әле беркемгә дә комачау итмәде. Киресенчә, бу белемнәрне кирәкле вакытта эшкә җигеп, үз хокукларыңнан файдалана аласың.

Бушлай дару препаратлары алу хокукы барлык яшь әниләргә дә кагыламы? Әлеге сорау белән без район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасы мөдире Роза Әюповага мөрәҗәгать иттек.

- Әйе, ТРның 2004 нче елның 8 декабрендә кабул ителгән "ТР халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы законы нигезендә ата-ананың кеременә бәйсез рәвештә, 3 яшькә кадәрге барлык балаларга да бушлай дарулар каралган. Шушы категориягә керүче сәламәт балалар өчен бушлай аптечка бирү хокукы да бар. Бездә бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Һәр участокның шәфкать туташы үзе документлар җыя, компьютер бүлмәсендә рецепт яза, мөһер суга. Яшь әни әзер рецептны килеп ала һәм даруханәдән бушлай медицина аптечкасы ала. Аларны махсус журналга теркәп барабыз. Иминият таныклыгы (СНИЛС), баланың туу турында таныклыгы аптечка алу өчен кирәкле документлар исемлегендә. Бушлай бирелергә тиешле дарулар исемлегендә шулай ук үзебезнең илдә җитештерелгән препаратлар да бар. Башлыча алар парацетамол, арбидол, амоксицилин кебек таблеткалы дарулар, алар бу яшьтәге балаларга бик үк туры килми. Әмма әни кеше тели икән, без аларны язып бирәбез. Күп очракта әниләр нурофен, панадол кебек препаратларга өстенлек биреп, боларны кире кага. Районда әниләр дарулар ала, претензия белдерүчеләр юк.

- Бушлай медицина аптечкасында ниләр бар?

- Анда бала өчен беренче көннәрдә иң кирәкле саналган клеенка, баллончик, градусник, пипеткалар, салфеткалар бар. Барысы да бик зәвык белән төрелгән, кулга алырга ук рәхәт.

- Поликлиникада яшь гаиләләргә бушлай медикаментлар бирүдә дәүләт ярдәме турында стенд эленгәнме?

- Андый стенд юк, әмма дару препаратлары исемлеге табибта бар. Ул күз алдында, өстәлдә ята, һәр әни аның белән таныша ала.

Димәк, андый закон бар, бары тик участок педиатрына гына мөрәҗәгать итәсе. Теге яки бу дару балагызга кулай икән, медицина хезмәткәрләре бушлай рецепт язып бирергә тиеш. Рецепт белән тиешле даруханәгә барып, медикаментлар ала аласыз.

Чынлыкта да бу шулай микән? Без сораштырган дистәләгән яшь әни бу турыда белми булып чыкты. Димәк, аларга таләпчәнрәк булырга, табибка приемга килгәч, закон нигезендә каралган даруларны сорарга кирәк. Исемлеккә кертелгән медикаментлар турында белеп, бала авырый-нитә калса, педиатр белән аларны куллану зарурлыгы хакында консультация дә бирелсә, тагын да файдалырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев