Балалар иң кадерле бүләк алдылар
Яңа уку елы башланыр алдыннан, традиция буенча, районда аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид әти-әнисе белән яшәүче балаларга, инвалид-балаларга ярдәм йөзеннән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе үтте.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча республикада 2007 елдан бирле үткәрелеп килә. Безнең район да әлеге хәйрия акциясеннән читтә калмый. Быел районда беренче сыйныфка 397 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе кысаларында 93 балага уку әсбаплары тутырылган мәктәп портфельләре тапшырылды.
Булачак беренче сыйныф укучыларын котларга ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе сәркатибе Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район һәм шәһәр Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре килде. Балалар һәм кунаклар өчен яңа ачылган балалар бакчасында күңелле бәйрәм тамашасы оештырылды.
Гөлнара Ганиева:
–Безнең улыбыз Әмир беренче сыйныфка 2 нче урта мәктәпкә бара Бүген ике һәм күбрәк бала булган гаиләләргә мәктәпкә җыену бик авырга туры килә.. Улыбызны мәктәпкә әзерләргә 13 мең сум акча сарыф иттек. Без акциядә катнашырбыз дип өметләнмәгән идек. Көтмәгәндә безне чакырып шундый акция булачагын аңлаттылар, безгә сюрприз булды бу. Кирәк-яраклар тутырылган шактый авыр портфель тапшырдылар. Мондый хәйриячелек акциясендә булышучыларга рәхмәтләр яусын.
Галия Самаркина:
–Мәктәпкә җыену – балалары булган һәр гаилә өчен проблемалы һәм зур чыгымнар сорый инде ул. Безнең оныгыбыз беренче сыйныфка кадетлар мәктәбенә бара. Оныгыма уку өчен кирәк-яраклар тутырылган портфель бүләк иттеләр, бу аның өчен бик кадерле бүләк. Бик сөендек. Кайтып, портфель эчендәге уку әсбапларын күргәч, ул тагын да шатланыр.
Сан
Бу юлы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 93 балага портфельләр тапшырылды. Иганәчеләр акция кысаларында 26 портфель бүләк иткән, моннан тыш 175 мең сум акчалата ярдәм күрсәткәннәр. Акция дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев