Реклама
Көн темасы
Балалар өлешенә керү гөнаһ
Республикада гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлау буенча 3 еллык программа старт алуы турында хәбәр иткән идек инде.
3 елга исәпләнгән әлеге программа нигезендә безнең районда 18 мәктәпне ремонтлау күздә тотыла. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Евгений Басков әйтүенчә, быел ничә мәктәпкә капремонт ясалачагы шушы көннәрдә хәл ителәчәк. Күптән түгел видеоконференция режимында узган "Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды" һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде: "Бар җирдә дә катгый контроль булачак. Монда урлау очраклары булырга тиеш түгел. Балаларныкын урларга ярамый - бу гөнаһ. Балаларның мондый шартларда укуы өчен безгә болай да оят булырга тиеш. Мондый мәктәптә белем алучыларның уку теләге булмаска мөмкин".
Подрядчылар өчен түбәндәге шартны үтәү мәҗбүри итеп куела: аларның капремонт буенча барлык эшләре ЭТИС республика электрон сәүдә мәйданчыгында (www. tattis. ru) күренеп торырга тиеш була. Әгәр подряд оешмасы шушы таләпне үтәми икән, ул акча да ала алмый дигән сүз. Моннан тыш шушы сайт буенча теләге булган һәркем подрядчының ремонтка теге яки бу төзелеш материалын кайдан, күпмегә алуын да күзәтеп тора алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев