Балалар рәхәтләнеп футбол уйнадылар
Минзәләдә Татарстан Республикасы көненә багышланган спорт чаралары төрле яшьтәгеләрне күз алдында тотып үткәрелде.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бәйрәм рухы спорт мәйданчыкларында да сизелде. Бәйрәм уңаеннан шәһәребезнең Октябрьская урамындагы спорт мәйданчыгында футбол буенча иптәшләрчә уен булды. Анда “Юность” боз сараеның хоккей бүлегендә һәм “Юбилейный” спорт мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнүче 10-11 яшьлек яшь спортчылар катнашты.
Балалар рәхәтләнеп футбол уйнадылар. Уен хоккейчылар файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды. Берәүнең дә күңеле төшмәде, уен дусларча бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев