Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бар ул куәтлеләр!

Үзәк стадионда үткән кышкы спартакиадага 29 командага 400 дән артык райондашыбыз җыелды. Оешма, предприятиеләр, авыл җирлекләре, гомумән, спорт сөючеләр, традиция буларак, җиңүгә зур омтылыш белән стартка бастылар.

Старт алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев районда быелгы спартакиадага старт бирелүен, ярышларның максаты - оешмаларда эшләүчеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җә-леп итү, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, популярлаштыру икәнлеген бәян итте, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын ассызыклады.

Ярышларның баш хөкем-даре Рәмзил Бәдриев спарта-киаданың шартлары белән таныштырды. Башта һәр оешмадан ике ир-ат, ике хатын-кыз чаңгы эстафетасында ярыштылар, аннары мылтыктан аттылар, кар өстеннән шуыштылар, чана тарттылар, иң соңыннан аркан тартыштылар.Кар өстеннән башта шуышкан кешеләргә җайлы булды, ә кар йомшагач, шуышкан кешеләргә кыенгарак туры килде. Аркан тартышканда да урыны тайгак, тигез булмау сәбәпле, икенче җиргә күчәргә туры килде. Иң кызыгы шушы уен булгандыр, һәр командада ике хатын-кыз, өч ир-егет катнашты. Аркан тартышуда МЧСта эшләүче Рөстәм Сабиров өч команда өчен чыгыш ясады, бар бит ул Минзәләдә күәтле егетләр! Аркан тартышуда АТП командасы - беренче, райсуд - икенче, "Коммуналь челтәрләр" ААҖ өченче урында калды. Спартакиадада изолятор һәм район судының берләштерелгән командасына тиңнәр булмады, икенче урынны мәгариф бүлеге, өченче урынны "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев