Реклама
Көн темасы
Бармы тәвәккәлләр?
Кулга каләм алырга ике контурлы газ казанын ремонтлату вакытында туган борчуларым этәрде.
Сүз дә юк, күп катлы йортлардагы фатирларга пар казаннары урнаштыру Минзәлә, Татарстан өчен генә түгел, ә Россия күләмендә техник революция булды. Бу юлда тәвәккәл адым ясап җитәкчеләр бердән, коммуналь хуҗалык өлкәсендәге күп проблемаларны үз өсләреннән төшерделәр. Әмма бу дөрес юл. Чөнки шуның белән торак-коммуналь хезмәтләреннән файдалануның тарифларын арттырмауга ирештеләр. Шул ук вакытта безгә - әлеге фатирларда яшәүчеләр
гә проблемалар артты. Үзәктән килгән җылытудагы проблемалар туганда шәһәр башлыгыннан башлап, бу хезмәтләрне күрсәтүче һәркемне сүгәргә була иде. Ә хәзер казан чыгымласа да, сыйфаты әлләни булмаган җылылык батареяларыннан су акса да, үзебезгә (ягъни фатир хуҗаларына) чабарга туры килә. Менә шунда башлана да инде проблема. Фатирда ир-ат яшәсә, яисә хуҗаларның слесарь-сантехник танышлары булса, бу проблема сиздермидер. Ә ярдәмчесез карт-коры нишләргә тиеш!? Ярый миңа күршеләрем, бигрәк тә Александр атакай булышты, ә дистәләгән ярдәмчесез калган ветераннарга кем булышыр?!
Миңа калса, район властьлары бу өлкәдә "а" дигәч, "б"ны да эшкә җигәргә тиешләр. Газ хезмәтләрен, җылыту системасын ремонтлаучы оешма төзүне ныклы контрольгә алырга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев