Басуларда кыр эшләре планлы рәвештә бара
Степановка һәм Әтрәкле сөтчелек комплексларында төзелеш эшләре дәвам итә.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Бу атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә контроль ясаганда, район башлыгы Айдар Салахов Степановкадагы сөтчелек комплексына аеруча игътибар бирде. Биредә капиталь төзелеш беренче планнардан бераз соңга кала. Маллар план нигезендә кайта, тиздән алар бозауларга тиеш. Савым корпусы әлегә әзер түгел. Мөслим районының Урәзмәттәге комплексы проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк, билгеле, әмма тагын күпме өстәмә чыгым.
Әтрәкледә, исә, комплексны сентябрь башында ачарга планлаштыралар. Хәтта бер көнлек әдәби- музыкаль программа әзерли башлаганнар.
Район башлыгының авыл җирлекләре башлыклары белән аралашуы барышында агымдагы эшләр хакында барды.
«Бүгенге көннең төп темасы-маллы кешеләрне терлек азыгы белән тәэмин итү. Бигрәк тә мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләре бар яктан да ихтирамлы игътибар белән чолганып алынырга тиеш. Мәктәпкә баручы балаларына ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Айдар Салахов, «Минзәлә-информ» хәбәрчесенә.
Иркәнәш авыл җирлегендә «Әнәк» хуҗалыгы кешеләргә саламны бушка биргән. Салам алучылар төргәк ясауга киткән чыгымнарны гына каплаганнар. Иркәнәш һәм Тауасты Байларда мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә салам китерелгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев