Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бер-берсен аңлашып, тугрылык саклап, яратып яшәгән гаиләләрдә бәрәкәт һәм бәхет була

Озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, җәмгыятебезгә лаеклы уллар-кызлар үстергән гаиләләр Минзәләдә дә аз түгел. Шуларның берсе – Мөнәвәрә һәм Мирзанур Минһаҗевлар.

(Минзәлә, 15 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

Икесе дә шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре алар: Мөнәвәрә Барыевна  балалар бакчаларында 40 елга якын тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан, заманында балалар бакчаларында татар төркемнәре ачтыруга зур көч куйган, ә Мирзанур Миргалләмович ТРның атказанган урманчысы, 40 ел буена дүрт район – Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Тукай районнары буенча урман хуҗалыгында төрле вазыйфаларда эшләгән, хәзерге вакытта “Кедр” аучылык җәмгыяте директоры.

Мөнәвәрә Бариевнаның Минзәләгә килен булып төшкәненә 38 ел. Гомер буена балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, балаларны төрле яклап үстерүгә зур көч куйган Мөнәвәрә Бариевна бар яклап та оста.

Бергә яшәү дәверендә ир белән хатын мәхәббәте тормыш зилзиләләреннән күп тапкырлар сынала. Әгәр гаилә җепләре нык икән, авырлыклар, киресенчә, мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырта гына. Матур, башкаларга үрнәк гаилә булдыру өчен университетлар бетереп, югары белемгә ия булу таләп ителми. Әти-әни, әби-бабаларыбыздан торган гаилә – үзе бер олы мәктәп инде ул. Монда һәркем бер-берсеннән нәрсәгәдер өйрәнә. Гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчеп дәвам итә. Бер-береңне аңлап, тугрылык саклап, яратып, дустанә яшәгән гаиләләрдә бәрәкәт һәм бәхет була.

–Бер-береңә хөрмәт белән карау, үзебездәге тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны элек улларыбыз –ике районга эколог булып эшләүче Айратка һәм нефтьче һөнәрен сайлаган Маратка бирергә тырышсак, хәзер оныкларыбызга да шундый ук тәрбия бирергә тырышабыз. Алар да кешелекле һәм игелекле булып үссеннәр иде, – ди Мөнәвәрә Бариевна тормышыннан куанып.

Материалны тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев