Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер йортка бер ишек алды

Алда чыккан материалларда без алты,хәтта ун йортны берләштергән ишек алларындагы очрашулар хакында язган идек.

(Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ)
Район башлыгы Айдар Салахов Ленин һәм Западная урамындагы күп катлы йортларда яшәүчеләр белән очрашты.Күптән салынган йортларда яшәүчеләр бер-берсен күптәннән белгәне сизелеп торды очрашулар барышында.Бер йортлы ишек алдына сумма күләме азрак,билгеле,әмма барлык җиде эшләр дә сакланып кала.Күп еллар дәвамында бергә яшәү дәверендә бу йорттагыларның үз менталитлары барлыкка килгән,алар шуңа күнеккән.Әмма искелектән арыну мөмкинлегеннән бик теләп файдаланырга булдылар.
Айдар Салахов:
-Ишек алларын яңарту,шушында яшәүчеләрнең теләкләрен искә алып,әмма билгеле бер стандартлар буенча алып барылачак.Эшләр тәмамлангач туган матурлык һәммәбезгә күңел күтәренкелеге өстәр дип ышанам.
Ленин урамындагы йорт янында яңа гына ремонтланган мунча бу тирәгә матурлык өстәгән, билгеле.Западная урамындагы йортның ишек алдын матурлау өчен төзүчеләрнең генә түгел ,биредә яшәүчеләрнең дә аңлавы һәм кушылуы кирәк булачак..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев