«Бердәм Россия» партиясенең Минзәлә җирле бүлеге XXXV нче конференциясен үткәрде
«Ялкын» яшьләр үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Минзәлә җирле бүлекчәсенең XXXV конференциясе үтте.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Роза Салдаева 2022 елдагы эшчәнлек хакында хисап тотты, алда торган бурычлар хакында сөйләде.
Аю авыл җирлеге Советында партиядән депутатларның эшчәнлеге хакында Аю авылы җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм шәһәрдәге "Строительный" башлангыч бүлекчәнең эшчәнлеге хакында аның секретаре Ирина Михайлова чыгыш ясады.
Конференциядә партиянең актив әгъзаларын бүләкләү, партиянең Минзәлә җирлеге политсоветының составын ротацияләү үткәрелде, партиягә яңа әгъза кабул ителде.
Конференция эшен Минзәлә бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Конференция эшендә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Ирина Пузакова катнашты.
Конференция ахырында делегатларга районның төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Лариса Кәрамова Ватан Геройлары Көне уңаеннан Минзәлә төбәгендә туган геройлар һәм әлеге көнне билгеләп үтү тарихы белән таныштырды. Ул ясаган презентацияне без үзебезнең челтәрләрдә, сайтта аерым куячабыз, карап барырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев