Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Беренче мәктәп укучылары барысы да БДИ тапшырачак

Бүген беренче мәктәпнең чыгарылыш класс укучыларына атестатлар тапшыру тантанасы булды.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ"). Мәктәп директоры Ольга Ильина бу көнне укучыларга истә калырлык итеп оештырган иде.
- Зал тутырып балаларны зурлап тапшырырбыз дип хыялланган идек. Пандемия планнарны бозды, әмма боегып яшәп булмый. Унберенче классны 23, тугызны 68 бала тәмамлый. Төп горурлыгым шул - ике кызыл диплом, барысы да БДИ бирергә булды. Безнең укучылар илнең төрле якларына юл тоталар. Хәрби, табиб булырга теләүчеләр бар.
Үз балаларының атестат алу мизгелләрен күрергә шактый әти-әни килгән иде. Быелгы чыгарылыш укучылары арасында Данил Дудяк (тугызынчы класс) һәм Дина Чатурова, Николай Захаровлар инде бүген үк якташыбыз Рөстәм Тарико степиандатлары. Тугызынчы классларның күбесе Минзәлә уку йортларына китәчәк. Лениногорск нефть техникумына җыенучылар да шактый. Шулай итеп, быел мәктәпне 63 бала тәмамлый булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев