Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без әле җирдә яшибез

Кышкы кичләргә ямь өстәде, тормышыбыздагы борчу-мәшәкатьләрне оныттырды Яңа Мәлкән мәдәният йортында якташ язучыбыз Газиз Мөхәммәтшинның тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичә.



Башка бик күп танылган якташ язучылар, шагыйрьләр сыман, Газиз Мөхәммәтшинның да тәүге иҗат җимеше – хикәяләре Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. Алдагы иҗат юлына район газетасы фатыйха биргән, димәк. 
Нәрсәнен яхшы, нәрсәнен начар икәнен югалткач ныграк аңлыйсың, диләр. Газиз Мөхәммәтшинның да арабыздан китүенә 50 ел вакыт үткән. Аның иҗаты онытылмас, югалмас, дип күңелемнән уйлап утырдым шушы кичәдә. Гаҗәеп шәхес булган: 20 яше тулыр-тулмас хикәяләр яза башлаган, тәүге хикәяләр җыентыгы (“Сер итеп кенә”) 1960 нчы елда басылып чыга. Шушы 60 нчы, 70 нче елларда яшь автор бик актив эшли. Төп иҗат юнәлешеннән тыш (хикәяләр язудан тыш), ул көчен прозада сынап карый: мәхәббәтнең әхлакый-философик темалары, кешенең җәмгыятьтәге бурычы, яшәү мәгънәсе күтәрелгән “Без әле җирдә яшибез” (1963), “Саумысез, аккошлар” (1971) повестьлары, “Йөрәктәге эзләр” (1967-1969) романы дөнья күрә. Берничә драма әсәре дә безгә мирас булып тора. Шуларның берсе – “Тыңгысыз төн” 1969 елда “Казан утлары” журналында басылып чыга һәм шушы әсәр буенча комедия татар дәүләт күчмә театры сәхнәсендә куела. Шушы чорда тагын бик күп хикәяләр җыентыклары бастырыла. Ләкин ни кызганыч, гомере кыска, бик кыска булган. Әле тагын 10, 20, 30 еллар яшәгән булса да, нинди генә әсәрләр иҗат итмәс иде икән. 
Каян килгән аңа шундый сәләт, осталык?! Бәлки нәселдәндер? Әтисе Фазлетдин авылыбызның мөхтәрәм кешесе була, мулла вазыйфаларын башкара. Әнисе Галимәттәй дә җор телле, аралашучан иде. Бәлки туган ягыбызның гүзәл табигате йогынты ясагандыр якташыбызның иҗат юлына кереп китүенә. Җиңел укылучан, тормышчан, юмор бөркеп торган, үзенчәлекле, шул ук вакытта тел байлыгы көчле булган хикәяләренең күбесендә туган ягыбызның искиткеч матур табигате тасвирлана, туган авылны юксыну, аның кешеләрен ярату, күршеләрен, дусларын хөрмәт итү ярылып ята. 
Очрашуда катнашкан Яр Чаллы Язучылар берләшмәсен җитәкләүче Факил Сафин кичәнең озакка сузылуына ым кагып, “авылның бер кычытканы, әреме калмады искә алынмыйча”, дип шаяртып алса да, дөресе дә шул. Эчкерсез, якты, җылы кичә булды ул. Авылдашлар, туганнар, дуслар, күршеләр белән очрашу гына түгел, чыннан да, язучының хикәяләре, иҗаты аша да, кайткан кунакларның, якташларыбызның сөйләгән истәлекләрен тыңлап та күңелебез белән авылдагы һәр йортка диярлек кереп чыктык, урманнарында, болыннарында, күл буйларында йөрдек. Су басу зонасына эләгү нәтиҗәсендә моннан 50 ел элек фаҗигагә тарыган, күченгән авылыбызны юксынудан өзгәләнеп утырдык. 
Җыр белән, язучының хикәяләреннән өзекләр белән үрелеп барган кичә барышында төрле фикерләр, тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, авылда язучының музеен булдыру. Монысы тормышка ашмаслык хәл түгел, чөнки язучы турында байтак мәгълүматлар бар, истәлекләр, шәхси материаллар. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов та “әлеге эшне башкарып чыгу җаен карарбыз”, диде. 
Кичәгә килүчеләр өчен Газиз Мөхәммәтшинның китапларыннан күргәзмә оештырылган, фотоальбом ясалган, язучы турында мәкаләләр басылган район газеталары куелган иде. Ун еллык иҗат чорында уннан артык китабы чыга язучының. Шунысы борчый, китапханәләрдә аларның берничәсен генә табып була, булганнары да таушалган, саргайган. Кичәдә истәлекләре белән уртаклашкан Фәйрүзә Шәрипова “һәркем үзенең күренекле кешеләре белән горурлана. Мин дә үземнең якташым язучы Газизҗан Мөхәммәтшин белән горурланам, үземне таныштырганда мин бит шул язучы авылыннан, Яңа Бикчәнтәйдән дип әйтә идем”, диде. Әйе, безнең җирлектә шундый язучы булуы белән горурланабыз, аны хөрмәт итәбез, иҗатын яратабыз. Бердәмлектә көч, диләр бит. Бәлки бергәләшеп якташыбызның китапларын (китабын) яңартуга ирешербез. Бәлки ТР Язучылар берлегендә безнең теләгебезне ишетерләр, шушы идеябезне тормышка ашырырга ярдәм итәрләр?! Яисә шушы юнәлештә инициативалы кешеләр табылыр?! 
Мин ышанам, якташларыбыз белән алдагы очрашуларда тагын, тагын бик күп истәлекләр яңарыр әле. Чөнки безнең өчен бик тә газиз булган, яраткан язучыбыз ул Газиз Мөхәммәтшин.

Кичәгә Чаллыда, Түбән Камада, Казанда яшәүче якташларыбыз кайткан, бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында язучы, ТР Язучылар союзының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр, филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов, язучының авылдашы, үзе дә юмористик хикәяләр, шигырьләр авторы Инсаф Кашапов һәм башкалар бар иде. 
Шушындый кичәне оештыруга зур көч куйган Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты директоры Светлана Упаевага, китапханәче Зөлфия Равиловага, язучы һәм аның гаиләсе турында бик күп мәгълүматлар җиткергән Бикчәнтәй кызлары Галия Шакировага, Фәйрүзә Шәриповага, элеккеге мәктәп директоры Назыйф Сәетовка, ветеран укытучылар Фәнҗия Мингазовага, Рәмзия Латыповога, хатирәләре белән уртаклашкан Тәнзилә Сәлимҗановага, шулай ук кичәгә матур жырлары, чыгышлары белән ямь өстәгән Наталья Чепкасовага, Нәркизә Петровага, Дилбәр Контоновага, Рәйсә Шигапова һәм Гөлнара Гайсинага барлык тамашачылар, якташларыбыз исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Флурэ, бик Зур рэхмэт сина.Газиз Мохэммэтшинга багышланган кичэ турында бик матур язгансын.Безнен кечкенэ генэ Бикчэнтэебездэн чыккан язучы Газиз Мохэммэтшин , шигырьлэр язучы Инсаф абый, Галия....Флурэ ,син узен дэ бик куп мэкалэлэр авторы бит.Кечкенэ генэ Бикчэнтэй очен собханалла дип эйтерлек.Очрашуны башлап йоргэн ,оештырган кешелэргэ бик зур рэхмэт.