Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Без кырык беренче ел балалары" фильмын карагач туган уйлар

Мөхәммәт Мәһдиевның шул исемендәге китабын күп буыннар укыгандыр."Татаркино" әлеге китап буенча фильм төшергән.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ

Бер сәгатьлек фильмда мәшһүр язучының тел байлыгыгын да, сюжет төзелешен дә ачып бетереп булмый, билгеле.Әмма шул вакытны күрсәтергә омтылу сизелеп тора.Хәтта рольдәге артист та яшь Мөхәммәткә охшагандай булды. Университетта укыганда күреп белгәнгә әйтүем.Фильмның эчтәлегенә бераз ачыклык кертү өчен картина продюсеры, алдан әйткән учреждение җитәксесе Миләүшә Айтуганова сүзләрен китерәм:

-Миңа калса ,41 ел балалары сугышның билгесез бите.Шул елларда мәктәптә, институтта укучылар хакында фильм барлыгын хәтерләмим.Без бу фильмда алар ничек укыган, яшәгән дигән сорауларга җавап эзлибез,

Менә шул фильмны карагач, һәр тамашачы бу сорауга өлешчә җавап таба.

Әлегә Минзәләнең шәһәр кинотеатры ремонтта, шуңа фильнар башка залларда күрсәтелә.Моның өчен махсус аппаратура кирәк түгел.Һәр мәктәптә, һәр уку йортында, хезмәт коллективы сыярлык залы булган һәр коллективта карарга була. Кинотеатр җитәкчелеге оешмалардан заявкалар көтә.Телефон 31804. "Ялкын" яшьләр үзәгендә булган күрсәтүдә, алдан анонс бирелгән булса да, фәкать бер дистәгә якын кеше бар иде. Соңыннан белештем, яшьләр хәзер дискотекаларга да бик сирәк йөриләр икән.Өстәвенә дөрес булмаган сүз чыккан.Әйе, фильм татар телендә.Әмма рус теленә текстлы тәрҗемә менә дигән. Матур телле, чибәр егетләр- кызлар уйный.Яшьләрне тәрбияләү хакында сөйләп йөрүче ведомстволарга киң эш фронты.Күрсәтүне оештырырга кирәк!!!Мәктәптәпләр өчен дә бик файдалы- бу әсәр дәреслекләрдә бар ,бугай.Өлкәннәрне әйдәкләүче оешмалар да бу юнәлештә эшли ала.

Районда әлеге фильмны күрсәтүгә яңа гына старт бирелде.Соңрак без бу темага әйләнеп кайтачакбыз әле.

Ата кара тараканның кан әйләнеше, дигән канатлы сүзләр әлеге китаптан халык арасына таралды.Филмьга бу өзек бик матур кертелгән.Караган кешедә, шикләнмичә әйтәм, китабын уку теләге туачак (китапханәләрдә русча тәрҗемәсе бар дип ышанам),китабын укучылар ул заманның мохитен үз күзләре белән күрәчәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев