Реклама
Көн темасы
“Без уңышка ирешәчәкбез”
4 мартта Россия халкы якындагы алты елга ил язмышын ачыклады. Сайлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2011 елның декабрь сайлауларыннан соң туган "нәрсә булып бетәр" дигән киеренке сорауга ачыклык керде.
Владимир Путин күпчелек тавыш белән (сайлау- ларда катнашучыларның 64 процентка якыны) Россия Президенты булып сайланды. Димәк, үз чыгышларында әйткәнчә, якындагы алты елда ул үз кредосын - "тотрыклы үсеш"не - тормышка ашырачак.
Татарстанда аны яклап тавыш бирүчеләр тагын да күбрәк - 82,70 процент. Сайлауда катнашучылар саны да 2011 елның декабрь күрсәткечләреннән югары.
Минзәлә сайлаучылары район җитәкчеләренең йөзенә кызыллык китермәде. 21991 сайлаучының 98,3 проценты сайлауларда катнашты. Сайлауда катнашучыларның 96,06 проценты үз тавышларын Владимир Путинга, 1,65 проценты Геннадий Зюгановка, 1,04 проценты Владимир Жириновскийга, 0,64 проценты Михаил Прохоровка, 0,56 проценты Сергей Мироновка бирде.
Сайлау алды мәкаләләрендә Владимир Путин илнең киләчәген фаразлап шактый күп юнәлешләргә ачыклык кертте.
Сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач, үзенең штабында биргән интервьюсында исә ул, юнәлешләрне тормышка ашыру өчен барысын да эшләячәкмен, диде.
Манеж мәйданында чыгыш ясаганда ул үз фикерләрен тагын да кон- кретлаштырды. "Без ачык һәм гадел көрәштә җиңдек. Без намуслы һәм киеренке эшләячәкбез. Без уңышка ирешәчәкбез".
"Персона" газетасында Владимир Путинның психологик портретына бәя бирергә омтылганнар. Аның характеры Ю.Андропов, князь Потемкин, Е.Примаков, У.Черчилль психотипларына туры килә икән.
Ни генә булмасын, күпчелек политологлар фикеренчә, Владимир Путин бөтен җәмгыятьне бер- ләштерү өчен күп көч куя- чак. Чөнки власть белән халык бергә булганда гына модернизация аша экономиканы үстерергә, социаль сфераны күтәрергә, тышкы сәясәттә бәйсез булып калырга мөмкинлек туачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев