Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Безнең ишегалды" программасы быел да эшли

Татарстан Президенты инициативасы белән башланган "Безнең ишегалды" Программасы кысаларында Минзәлә районында 9 территория төзекләндереләчәк. Программа авылларга да чыга башлады. Быел Юртауда бу эш башкарылачак.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")

Программаны тормышка ашырганда килеп торган сорауларны ничек итеп тыныч хәл итәргә, программаның өстенлекләре нидә? Казаннан килгән белгечләр район мәдәният сараена җыелган район чиновникларына, подрядчыларга, программа тормышка ашырылачак йортларда яшәүчеләргә шул хакта аңлаттылар.
Камил Нәҗмиев, район башкарма комитеты җитәкчесе:
- Программаны тормышка ашыру барышында без шул ишек алларында яшәүчеләрнең хәр теләген максималь үтәргә тырышабыз. Программа кысаларына кермәгән эшләр килеп чыга икән, ул территориияне тулысынча тәртипкә китерү өчен төрле чыганаклар табарга тырышабыз. Шул йортларда яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләрен, барыбер, күбрәк ишетәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев