“Безнең ишегалды” программасы Минзәләнең Изыскательләр бистәсенә яңа ямь өстәде
Биредә әлеге программа кысаларында төзекләндерелгән ишегалларын кулланышка тапшырдылар.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә шәһәре Изыскательләр бистәсенең 3/3, 3/4, 3/13, 3/14 йортларында яшәүчеләр өчен бүген бик тә күңелле вакыйга: шушы йортларга караган һәм “Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалларын кулланышка тапшырдылар.
Әлеге тантаналы вакыйга белән котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:
- “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында әлеге территорияне матурлауга ныклы нигез салынды. Барлыгы 7 төрле юнәлеш буенча эш башкарылды. Шул исәптән утыргычлар, МАФлар урнаштырылды, территорияне яшелләндерү буенча эшләр алып барылды. Программа буенча ясалган автостоянкалар да биредә яшәүчеләр өчен бик кирәкле объектлар. Хәзер шәһәрдәшләребездән барлык башкарылган эшләргә сакчыл караулары гына сорала, - дип искәртте.
Шулай ук әлеге тантаналы вакыйга белән әлеге йортларда яшәүчеләрне ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев та котлады. Ул бүген башланып китүче Өлкәннәр декадасы уңаеннан да котлау сүзләрен җиткерде.
Әлеге объектта эш башкарган ООО ПКФ “АвтоСтрой” генераль директоры Анатолий Растилов “үзебездән соң шушындый матурлык ясап калдыра алуыбызга шатбыз”, дип искәртте.
Башкарган хезмәтләре өчен “АвтоСтрой” прорабы Рамил Мәвләветдинов район башлыгы Мактау грамотасы, “Минзәлә Идарәче компаниясе” директоры Роман Коротин, машина йөртүчеләре Рамил Биктаһиров, Ринат Галиев, мастеры Рөстәм Сәлимов, “АвтоСтрой” баш инженеры урынбасары Андрей Кузнецов, мастеры Виталий Латышев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты йорт яны территориясен төзекләндерү буенча башкарылган эшләрдә катнашкан Павел Васильев (3/14 йорты янында ел саен матур чәчәкләр утырта икән) һәм Маргарита Панаринага да тапшырылды.
Шушы йортларда яшәүчеләр исеменнән рәхмәт әйтеп, Маргарина Панарина
- Без чәчәкләр дә үстерәчәкбез, өмәләрдә дә катнашачакбыз, - диде.
Шәһәрлеләр өчен әлеге тантаналы чара мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән номерлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев