Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Безнең ишек алды программасы шәһәрне яңарта

"Безнең ишек алды "программасы нигезендә алып барылучы төзелеш эшләрендәге яңалыклар белән таныштыру дәвам итә.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"). Атлар мәйданында да, Изыскательләр бистәсендә дә проектта кергән территорияләрдә унар йорт. Анда өлешчә эшләр башкарылган инде. Шушы йортларда яшәүчеләр белән аралашканда район башлагы Айдар Салахов финанслау рамкаларында нинди төр эшләр башкарылуын тагын бер кат чыкты. Яшәүчеләрнең гозерләрен тыңлап, уңайлыклар тудыру мөмкинлекләрен карады. Фикерләр, теләкләр хәтта зарлар күп төрле, әмма күпчелек үз яшәү мөхитен матурлау өчен үз көчен куярга әзер. Йортларына проектта каралмаган балкон куяр өчен үз акчаларына документация ясатырга әзерләр. Чөнки балкон-яшәр өчен өстәмә уңайлыклар дигән сүз!

Айдар Салахов:
- Без, Минзәләдә яшәүчеләр, юл төзүчеләргә бик рәхмәтле. Биш ел эчендә шәһәрне матурлауга бик зур өлеш керттеләр алар. Ишек алларында башлаган эшләрен сыйфатлы тәмамлауларына шикләнмибез.
Минзәләдә Татарстан Президенты программасы нигезендә алты ишек алдында төзекләндерү эшләре алып барыла. Биш ел дәвам итәчәк программа кысаларында башка күп катлы йортлар янында төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев