Безнекеләр финалга чыкты!
«Олимп» футбол командасы искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә!
(12 ноябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Минзәлә футбол командасы тренеры Рөстәм Саранов хәбәр иткәнчә, 5нче ноябрь көнне Актанышта мини-футбол буенча Татарстан Чемпионаты узды. Безнең 2007-2008 елда туган футболчыларыбыз икенче урынны яуладылар һәм Татарстан Чемпионатының финал өлешенә чыктылар!
2005-2006 елны туучы футболчылар командасы 9-10нчы ноябрьдә уңышлы уеннан соң шулай ук икенче булдылар һәм чемпионатның финал өлешенә чыктылар.
Ә бүген, 12нче ноябрьдә, минифутбол буенча Татарстан чемпионатында 2009-2010 елларда туган «Олимп» футболчылары катнаша. Яшь спортчыларга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев