Бүген – Кадер кичәсе!
Коронавирус белән бәйле сәбәпле, быел Кадер кичәсен мөселманнар өйдә генә үткәрә
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Бүген мөселманнар өчен бик тә изге көн – Кадер кичәсе билгеләп үтелә. Ел саен әлеге кичәне бергәләшеп ифтар мәҗлесләре үткәреп каршы алу матур традициягә әйләнгән иде. Тик коронавирус быел күмәкләшеп мәҗлес үткәрүдән тыелып торырга мәҗбүр итте. Ә шулай да быел Кадер кичәсен өй шартларында ничек үткәрергә була? Бу хакта Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйковтан сорадык:
- Кадер кичәсендәге гамәлгыйбадәт Кадер кичәсе булмаган мең айдагы гамәл-гыйбадәттән хәерлерәк, ди галимнәребез. 1000 ай – 83 ел, ягъни бер кеше гомере дип алсак, әлеге кичәдә кылынган изге гамәлнең савабы гомер буе башкарган кебек булачак. Изге Коръән нәкъ Кадер кичәсендә иңдерелде. Шуңа күрә елга бер килә торган әлеге изге кичәне догада, бигрәк тә изге Коръән аятьләрен укуда үткәрсәк хәерле булыр, - дип җавап бирде.
Безнең өстәмә.
24 май көнне билгеләп үтелүче Гает бәйрәменең ничек үткәреләчәге хакында соңрак хәбәр итәрбез - безнең хәбәрләрне күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев