Бүген “Минзәлә-информ” филиалының яшь хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты
“Минзәлә-информ” филиалының өлкән яшьтәге хезмәткәрләре ковид авыруыннан прививканы күптән ясаткан иде инде. Бер хезмәткәребез ревакцинация үтте, ягъни привика ясатып 6 ай узганнан соң өченче прививкасын ясатты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ)
Яшь хезмәткәрләр “Спутник V” вакцинасының беренче компонентын алды.
Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин:
–Татарстанның баш санитар табибы М.Патяшинаның постановлениесе нигезендә кайбер категориягә кергән хезмәткәрләр 9 ноябрьгә чаклы коронавирустан мәҗбүри рәвештә беренче вакцинацияләрен ясатырга тиешләр. Әгәр дә коллективта вакцина ясатырга теләге булган 10 кеше туплана икән – медицина хезмәткәрләренең мобиль группасы эш урынына барып вакцина ясый ала. Бу хакта регистратурага шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев