Реклама
Көн темасы
Бүген тыл ветераны Ринат Исмагилов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Юбилярны әлеге истәлекле бәйрәме белән Воровский җирлеге башлыгы Сергей Юдин котлады.
(Дифиза Нуриева, Минзәлә -информ)
Ринат абый кунакларны яхшы кәеф белән каршы алды. Аның янәшәсендә кайгыртучан тормыш иптәше - Миңсафа апа.1956 елда тормыш корып, иңне иңгә куеп 65 ел тату гомер кичерәләр. Өч кыз табып үстерәләр, тагын тәрбиягә ике бала алалар. Балалары үз тормышлары белән яши. Бүген юбилярның 11 оныгы, 2 оныкчыгы бар.
Бөек Ватан сугышы башланганда Ринатка 9 яшь була. Кечкенәдән үк төрле хезмәт башкара, техниканы ярата. Гомер буе Воровский совхозында хезмәт куя. Тракторда, комбайнда, йөк машиналарында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев