Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбау авыл китапханәсендә юл кагыйдәләре буенча дәрес үткәрделәр

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү бик мөһим.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) Бикбау авылы китапханәсендә балалар һәм әниләр катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес уздырылды.

Дәрестә 5-7 яшьлек өч бала һәм аларның әниләре, әбиләре катнашты.

Әлфия Нуруллина, Бикбау авыл китапханәсе китапханәчесе:

–Дәрестә катнашкан балалар төрле сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар. Әниләр дә актив булдылар. Юл билгеләренә карата шигырьләр укылды. Балаларның светафор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшердек. Һәркемгә хәерле юллар теләдек. “Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!” дип аталган күргәзмә дә оештырылган иде. Шушы сүзләрне исегездән чыгармагыз, юлларыгызда хәвеф-хәтәр булмасын” дип кисәтелде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев