Реклама
Көн темасы
Бикбау авылы үзәгендә ял паркы төзелә
Авария хәлендә булган мәктәп сүтелгәч, бераз ямансулап торган урынга кабат җан керде — ял паркы төзелә башлады.
(Дифиза НУРИЕВА, «Минзәлә-информ»)
Моннан берничә ел элек әлеге территориядә дәүләт программасы нигезендә спорт мәйданчыгы сафка баскан иде. Җәй көйне кунакка кайткан оныклар шунда футбол уйный, спорт белән шөгыльләнә, балаларның шат авазларыннан авыл үзәге яңгырап тора.
Бүгенге көндә дә әлеге территорияне төзекләндерү дәвам итә. Нинди эшләр башкарылуы хакында авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина түбәндәгеләрне бәян итте:
—Авыл үзәгендә ял паркы төзелеп килә. Төзелеш эшләре «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасы нигезендә алып барыла. Яз көне авыл халкы белән берлектә өмә ясап, территорияне агач-куаклардан чистарттык. Бурадан музей өе төзелде, брусчатка җәелде. Әлеге эшләрне Цветков җитәкләгән оешма төзүчеләре башкарды. Хәзер җирне тигезләү өчен кара балчык ташу эшләре алып барыла. Соңыннан арт-объектлар куелачак. Йортны исә авыл өен күздә тотып җиһазландыру планлаштырыла.
Төзелеш эшләре дәвам итә, нәтиҗәсе дә озак көттермәс. Очрашуга кайткан сыйныфташлар, туганнар өчен очрашып сөйләшү, хатирәләрне яңарту, истәлеккә фотога төшү өчен бик матур парк булып сафка басар дигән теләктә каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев