Бикбау авылы зиратында чистарту, җыештыру өмәсе үтте
Өмәдә бик күп эш башкарылды, 60 ка якын кеше килгән иде.
(Дифиза Нуриева, Мизәлә информ) Җыештырылган җирләр матурланып, тазарып калды. Кабер, чардуганнарны каплап торган биек агачлар киселде, җиргә туң төшмәсен өчен җәелгән салам җыелды.
Авылдашыбыз Шәйдуллин Салават зират эченә, җәй көне үсемлекләргә сибәргә җайлы булсын өчен, су колонкасы ясап куйды. Авыл халкы өчен кылган изгелеге Аллаһ ризалыгы өчен булсын, үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Киләсе өмә 30 апрель көнне була. Авылдашларны көтеп калабыз. Ир-егетләргә дә, хатын-кызларга да эш җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев