Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбау авылында Ык елгасы аша күпер салуга керештеләр

Күпер салуны шул авылда яшәүче ир-атлар кул көче белән башкара.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Гадәттә, Минзәлә районы Бикбау авылында Ык елгасының аргы ягына чыгып печән чабу, көтү куу өчен ике күпер салына иде. Шушы көннәрдә авылның түбән очында күпер салу эшенә керештеләр. Югары очта күпер салыну әлегә билгеле түгел.

Люзия Мардамшина, Бикбау авыл җирлеге башлыгы:

—Рәшит Низаев, Ришат Кәримов, Хәләф Ризаев, Тәлгат Галимов, Мирхәт Зарипов, Флүр һәм Флүн Хәйретдиновлар, Ралиф Җәмилов, Фәслах Мардамшин, Фердинанд Харисов күпер салу эшен башлап җибәрделәр. Материаллар нигездә былтыргы. Район быел да такталар белән бераз ярдәм итте. Елга аркылы күпер салу эшләре елдан-ел авырая, чөнки авылда яшьләр юк, ә олылар инде картайды.

Ял көннәрендә авылга кайтучы ир-егетләр дә бу авыр һәм кул көче таләп итә торган эшкә үз өлешләрен кертсә, өлкәннәргә эш аз булас да җиңеләер иде. Башлаган эшләрен исән-имин башкарып чыгарга язсын авылдашларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев