Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбау авылының яртысы үзәкләштерелгән суүткәргечтән файдалана

Бикбау авылында 409 шәхси хуҗалыкның 235 енә су кертелгән, 302сенең ишек алдында үзләре казыган кое бар.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Бикбау авылында 2009 елдан бирле йортларга су кертү эшләре алып барыла. Шушы чорда “Чиста су” программасы буенча барлыгы 10 км озынлыгында суүткәргеч торбалар сузылган.

Люзия Мәрдәмшина, Бикбау авыл җирлеге башлыгы:

–2020 елда скважинаны рәсмиләштереп, авыл җирлеге балансына куйдык. Суүткәргеч линияләрне рәсмиләштерү бурычы тора. Аларны Идарәче компаниягә тапшыру өчен документлар әзерлибез. Эчә торган су белән бәйле мәсьәлә һаман катлаулы булып кала: җәйгелектә авыл халкы суга интегә. Шуны күздә тотып, 2020 елгы үзара салым акчасына тагын бер скважина казытырга булган идек. Барлыгы 140,5 мең сум акча җыелды, республика бюджетыннан кайтканы белән ул 702,5 мең сум тәшкил итте.

 Әлеге сумманың бер өлеше (102,5 мең сумы) Ленин урамына караган тыкрыкка суүткәргеч линия сузу өчен файдаланылды, ә 600 мең сумы скважина казуга тотылды. Башня белән скважинаны тоташтырасы калды. Әгәр дә халыкның барысы да үзара салым акчасын түләгән булса, узган ел ук скважина файдалануга тапшырылган булыр иде. Шуңа күрә быелгы үзара салымның бер өлешен шушы эшкә юнәлтергә һәм башка тыкрыкларга су кертү өчен тотарга тиеш булабыз. Куян һәм Ахматовка авылларында яшәүчеләр һәрберсе үз хуҗалыкларында казыган коелардан файдаланалар. Алдагы елларда бу авылларга да үзәкләштерелгән су линияләре сузуны планлаштырабыз. Су белән бәйле проблеманы хәл итү өчен авылдашлар үзара салым акчасын җыюда актив катнашырлар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев