Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бикбау клубында «41 нең арбалы хатыннары» хәйрия спектакле күрсәтелде

Билет сатудан кергән акчалар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр өчен тотылачак.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә Бикбау авылы үзешчән артистлары мәдәният йортында  З.Зәйнуллинның «41 нең арбалы хатыннары» спектаклен күрсәтте. Сугыш чорында тылдагы бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән  хатын-кызлар  язмышы берәүне дә битараф калдырмады. Чын итеп, ышандырып уйнады аны үзешчәннәр! Спектакль тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелеп, югары бәяләнде. 


Лилия Закирова, клуб мөдире:

-­Хәйрия спектакленнән 6250 сум акча керде. Аңа өстәп, авылыбызның зират фондыннан 5000 сум бирделәр. Бу акчалар махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче Минзәлә волонтерларына  тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев