Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бикбау Сабан туе уеннарга бай булды

Иганәчеләр ярдәме белән уздырылган әлеге милли бәйрәм бүләкләргә дә бай иде.

(Дифиза Нуриева, Минзәлә-информ)
Сабантуй быел да ямьле Ык буендагы яшел, иркен атауда узды. Сәгать икедә башлансы бәйрәмгә халык шактый алдан җыелып күптән күрешмәгән авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары белән аралаша торды.
Тантаналы рәвештә бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина һәм районнан килгән вәкил — Минзәлә шәһәре Советы депутаты, "Юность" боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов ачтылар, авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Озак көттерми традицион милли һәм спорт уеннары да башланды. Балалар күз бәйләп әйбер кискән арада зурлар капчык киеп чапты, чаңгыда парлап йөрде, чиләк белән су ташыды, кашыкка йомырка салып мәйдан әйләнде. Әти-әниләренең туган авылына кунакка кайткан чаңгы спорты буенча Универсиада чемпионкасы Алия Иксанова да әлеге уеннарда үз җитезлеген сынап карады һәм сынатмады.
Мәйдан уртасындагы яшел чирәмдә балалар һәм яшьләр төрле үлчәм авырлыгында бил алышты, батырлар билгеләнде. 
Кул көрәшендә дә, гер күтәрүдә дә катнашучылар күп булды. 
Үзгәрәк булган табагач белән табага су салып ташу, әтәч артыннан куу кебек уеннарны да халык кызыксынып карады. Ат чабышы да булды.
Ринат Бәдретдинов, Фаяз Хизбуллин, Рузиль Миңнеханов бәйрәмне бик күңелле итеп бардылар. Рузиль башкаруындагы «Киек каз юллары» җырын ишеткәч, махсус хәрби операциядән кунакка кайткан Илсур да мәйдан уртасына якташлары белән биергә чыкты.

— Мин Минзәләдә яшәсәм дә, әти-әниемнең туган авыллары булган Бикбауга еш кунакка кайта идем. Октябрьдә өлешчә мобилизациягә эләктем. Бер атна элек отпускка кайттым, менә Сабантуйда туганнар, дуслар белән очрашып, аралашып хәл белешеп йөрим. Хәтта мин белмәгән, танымаган кешеләр дә килеп исәнләшә, хәл белешә, — дип хис-тойгылары белән уртаклашты «Минзәлә-информ» филиалына махсус хәрби операциядән кайткан егет.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев