Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбауда музей ачылды

Районыбызның Бикбау авылында Әфган сугышы батырларына багышланган музей ачылды.

(Минзәлә, 22 август, "Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Бикбау авылында Әфган сугышы батырларына багышланган музей бүген ишекләрен ачып җибәрде.

Музей тулысынча грантка җиһазланган, экспонатларны туплауда авылның әфганчылары ярдәм иткән - моның турында Минзәлә үзәкләштерелгән авылара китапханә директоры Резедә Ягафарова сөйли:
"Районның хәрби комиссариат хезмәткәрләре, әфган сугышы ветераннары белән тыгыз эшләдек. Безнең өчен мондый юнәлештә эш алып бару - музей оештыру - беренче тапкыр, күп әйбергә өйрәнергә туры килде. Бу музей киләчәктә үсеп килүче буыннар өчен патриотик тәрбия бирүче, тарихны саклап калучы авылның бер мөһим урыны булсын!"

Музей ачу тантанасында район башкарма комитеты рәисе урынбасары Нәля Бикеева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева, интернационалист-сугышчы һәм ветераннар оешмасы җитәкчесе Флүс Усманов, Бикбау авыл җирлегенең актив ветераны, запастагы капитан Ринат Шәесламов, Резедә Ягафарова һәм авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина катнашты.

Кичә ахырында гомерләрен Ватан өчен куйган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды һәм алар истәлегенә куелган "Батырлар төбәге" мемориалына чәчәкләр салынды.

1979-1989нче елларда Әфганстанда барган канлы бәрелешләргә Бикбаудан 17 егет интернациональ бурычларын үтәргә җибәрелде.

Тулырак газетабызның алдагы саннарында. Фото һәм видео материалларны безнең социаль челтәрләрдә эзләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев