Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбаудан Раиса Голбан ел саен 10 меңнән артык чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстереп сата

Быел эшмәкәр 5 мең яшелчә үсентесе, 5-8 мең данә чәчәк үсентесе үстерергә планлаштыра.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Аларның гаиләсе Бикбау авылына моннан 10 ел элек кайтып яши башлаганнар иде. Раиса Голбанның хыялы тормышка ашты: үзенең шәхси хуҗалыгында теплицалар урнаштырды. Шәхси эшмәкәр өченче елын теплицаларда петуния, бархатцы, сальвия кебек чәчәк үсентеләре үстерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш кыяр, помидор, борыч үсентеләре үстерә, яшелчәләр дә сата. Узган ел ул 100 мең сумлык үсенте, 50 мең сумлык яшелчә үстереп саткан.

Кышкы чорда әниле-уллы Раиса һәм Рөстәм үзләренең теплицаларында яшел суган, укроп үстерү белән дә шөгыльләнә.

Эшмәкәр 18 февральдән соң чәчәк һәм яшелчә үсентеләре өчен орлык чәчү эшләрен башларга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев