Бишлегә үткәрелгән ифтар
Гимназиядә оештырылган ифтар мәҗлесе үзенең җылы атмосферасы һәм мул өстәлләре белән барлык кунакларның күңеленә хуш килде.
Гөлназ Хәлиуллина җитәкчелегендәге гимназия коллективы авыз ачу мәҗлесенә бик зур әзерлек белән килгән: өстәлләр төрледән-төрле нигъмәтләр белән сыгылып торды, ифтарга килгән һәркем берсеннән берсе тәмле ризыклар белән сыйланды.
Әлеге ифтарда катнашкан бер абзыйның сүзләрен китерми мөмкин түгел: "Аллага шөкер, өстәлләр тулы, элеккеге ачлык еллары түгел. Оештыручыларга, пешекчеләргә зур рәхмәт, шулай хөрмәтләгән өчен!"
Тән ризыгы белән генә түгел - җан ризыгы да дигәндәй, Рәмзил хәзрәт Садыйковның үтемле вәгазе, Әскать абый белән бергә Коръән аятьләре уку, мәҗлес кунакларының җыйнаулашып намаз кылулары - ифтарга килүчеләргә рухи яктан пакълануга сәбәпче булды.
Кунакларга килгәндә, районыбыз, шәһәребезнең мөхтәрәм шәхесләре, мәчет әһелләре, шушы гимназияда белем алучы балаларның әти-әниләре, әби-бабалары җыелды ошбу мәҗлескә.
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, ифтар оештыручылары үзләре генә шулкадәр күңелле, матур, изге мәҗлес үткәрергә никадәр чыгым кирәклеген, көч сарыф ителгәнлеген аңлыйлар.
Инде сүзне гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллинага бирик:
- Барлык коллективыбыз исеменнән үткәрдек ифтар ашын. Чакыруыбызны кабул итеп килгән һәркемгә зур рәхмәт, - диде ул.
Безнең өстәмә.
Районкүләм ифтар мәҗлесе быел да "Юбилейный" спорт мәктәбе бинасында узачак. Үткәрү көне - 22 май. Оештыручылар кунакларны 18.30 да көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев